Шәһри Казан

Минтимер Шәймиев Сабан туе белән Каравонны ЮНЕСКОга кертергә кирәк дип саный

"Матди булмаган мирас белән шөгыльләнергә хыялланам", - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды"ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка биргән интервьюсында.

Реклама

"Шушы юнәлештә эшлисе килә. Ел саен дөнья буйлап Сабан туен гөрләтеп уздырабыз, русларның Каравон фестивале бар. Башка милләтләрнең дә милли бәйрәмнәре бар. Аларны бөтен дөньяга таратырга-җиткерергә кирәк, чөнки бу - мирас. Бу бәйрәмнәр һәркемгә - баламы ул, урта буын вәкилеме, өлкән кешеме - барысына да ошый, күңелләргә хуш килә. Без бит башка илләрнең, халыкларның бәйрәмнәрен яратабыз. Мирасыбызны саклау эшен менә шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәк дип саныйм", - дип аңлатты ул.

"ЮНЕСКО ның Матди булмаган мирасны саклау турында конвенциясе бар, аңа катнашмаган илләрнең саны дөнья буенча бер-ике дистәгә дә тулмый. Россия дә шулар исәбендә. Россия - күпмилләтле ил, шуңа күрә матди булмаган мирасның нинди генә рәвешләре юк бездә! Узган ел РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең еллык утырышында шушы фикерне алга сөреп, әлеге Конвенциягә кушылу мәсьәләсен кузгаткан идем. Комиссия башлыгы, чит ил эшләре министры Сергей Лавров моны хуплады", - диде Татарстанның беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу уңайдан хәзерге вакытта Хөкүмәт махсус комиссия булдырырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0