Шәһри Казан

Әмирхан Еникине искә алалар

Журналистларга күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багыш­ланган чаралар турында сөйләделәр.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Фоат Галимуллин ассызыклап узганча, XX йөз әдәбиятында Әмирхан ага Еникинең урыны искиткеч зур.

– Мәгълүм булганча, бу гасыр искиткеч катлаулы иде. Әмирхан Еникинең иҗаты кысынкылык шартларында үзен сиздерә башлады. Ул – ныклы морзалар нәселеннән. Элеккеге геннар үзен бу шартларда да сиздерделәр. Совет әдәбияты социалистик реализм методы белән иҗат итте. Шул метод белән язмасаң, син матбугатка, нәшриятка килә алмый идең. Ә Әмирхан Еники бер генә әсәрен дә андый метод белән язмады. Ул чын мәгънәсендә тәнкый­ди реализм да түгел иде. Ул шуның уртасын сайлап алып язган кеше. Совет чорында иҗатын тулысынча шулай үзенчә аңлаган ирекле методка нигезләде. Бу аның аерым тоткан урынын күрсәтеп тора, – ди Фоат Галимуллин.
Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты Гөлфия Гайнуллина билгеләп узганча, танылган язу­чы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган чаралар КФУның филология һәм мәдәниятара багланыш­лар институты тырышлыгы белән уздырыла.

Реклама

– Әмирхан Еникинең 100 еллыгы бик тар даирәдә билгеләнеп үтте. Берничә ел элек бу безне уйга салды. Шул вакытта без, 110 еллыкны үткәрү кирәк һәм чаралар алдан уйланырга тиеш, дигән карарга килдек, – диде Гөлфия Гайнуллина.
Әлеге чаралар бүген, ягъни 12 февральдә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әдәби чара белән башланып китәчәк. Биредә язучының туганнары, балалары, оныклары катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, КФУдагы Филология һәм мәдәни багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәрен сәхнәләштерәчәк.
– Моннан тыш, без язучының «Сайланма әсәрләр»ен 3 томда яңадан эшлибез. Бу томнарның үзенчәлеге фәнни комментарийлар булу белән билгеләнә, – диде галимә.
Гөлфия Гайнуллина әйтүенчә, Аяз Гыйләҗевнең алты томлыгы да фәнни комментарийлар белән чыккан. Әлеге комментарийларны хезмәттәше Миләүшә Хәбетдинова эшләвен искәртеп үтте ул. Әмирхан Еникинең «Сайланма әсәрләр»е дә шушы үрнәктә башкарылачак.
Моннан тыш, Әмирхан Еникинең аерым әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастыру да көн үзәгенә куелган. Шулай ук әле моңа кадәр тәрҗемә ителмәгән аерым әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү дә планга кертелгәнлеге билгеле булды.

Гөлфия Гайнуллина билгеләп узганча, әлегә кадәр язучы яшәп, бакыйлыкка күчкән йортта мемориаль такта юк. Әлеге бурычны да институт үз җаваплылыгына алган. Моның өчен хөкүмәт тарафыннан акча бүленеп бирелгән инде. Болардан тыш, киләчәктә язучының музеен эшләү планы да бар.

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Камал театрында узачак әдәби-музыкаль кичә турында тәфсилләбрәк сөйләде. Кичәнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Ә алып бару Искәндәр Хәйруллин һәм Ришат Әхмәдуллинга тапшырылган. Фәнис Җиһанша исә Әмирхан Еникинең хатирәләрен-истәлекләрен яңартачак.
– Әмирхан абый белән без 90 еллык юбилеен уздырганда танышкан идек. Мин әлеге чарада «Кем җырлады?» дигән әсәрен сөйләдем. Аның әсәрләрендә морзаларга хас сүз тәме ярылып ята. Бу әйбер бүгенге язучыларда югалып бара. Шуңа күрә бүгенге чараны да без профессионал югарылыкта уздырырга тиеш­без, – диде ул.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: