Реклама
28 ноябрьдә Казанда Привокзальная урамындагы 20 нче йорт янында "Тойота Рав 4" автомобилен йөртүче хатын-кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага килеп чыккан.
Биредә ул "Пежо" мәктәп микроавтобусы белән бәрелешкән. Һәлакәт вакытында, бәхеткә, аңарда балалар булмаган.
Әлеге авариядә "Тойота" пассажиры тән җәрәхәте алган - 8 яшьлек баланың аякларына зыян килгән.
- Автомобильне йөртүче хатын-кыз һәм автобус пассажиркасы медиклар караганнан соң өйләренә җибәрелгән, - дип хәбәр итте Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз