Шәһри Казан

Мәктәп формасы нинди булырга тиеш?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп формасы сайлаганда аның составына һәм үлчәменә карата игътибарлы булырга тәкъдим иткән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Реклама

"Мәктәп формасын сатып алганда, балагызга утырганда һәм йөргәндә дә уңайлы булган үлчәмне сайлагыз. Бала озак вакыт мәгариф учреждениесендә кия торган кием табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш", - диелгән хәбәрдә.

Дөрес сайланмаган мәктәп формасы тире авырулары да китереп чыгарырга мөмкин.

Роспотребнадзор белгечләре җитештерүче тамгасын өйрәнергә тәкъдим итә. Тукыма яртылаш кына булса да табигый материаллардан булырга тиеш. Көз һәм яз өчен мәктәп формасы мамык һәм җитеннән торса яхшы, ә кыш өчен - йон һәм кәшемир. Формада синтетик материал 55 проценттан артмаска тиеш.

Роспотребнадзор форманың төсе мәктәп кагыйдәләренә туры килергә һәм ата-аналар балаларның теләген дә исәпкә алырга тиешлеген ассызыклый. Киемнән ниндидер ис килергә тиеш түгел, ә сатучы һәр эшләнмәгә декларация һәм сертификат күрсәтергә бурычлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: