Шәһри Казан

Мәктәптә түшәм ишелгән

11 сентябрь иртәсендә Стәрлетамак шәһәренең 7нче мәктәбендә спорт залда түшәм ишелгән.

Бәхеткә, бу вакытта залда укучылар да, укытучылар да булмаган. Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү эше башлаган.

Реклама

Шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәктәп хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, шул исәптән балаларны имин шартларда белем алу хокукы белән тәэмин итүче органнарның гамәлләренә бәя биреләчәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: