Шәһри Казан

Мүнчәли кабат кунаклар җыйды

Бәхеткә, шундый авылларыбыз бар: аларның даны республикабызда гына калмыйча, чикләрне узып та таралган.

Гадәттә, алар зур тарихлы борынгы салалар. Кырлай, Яуширмә, Пучылар рәтен Чүпрәле районының Мүнчәли авылы да хаклы дәвам итә ала. Дүрт гасырлык тарихы булган бу авыл соңгы елларда ил-көнгә Мүнчәли укулары белән танылды. Аны ел саен әлеге авылның уңган-булган егете Илмир Измайлов авылдашлары белән бергә оештыра.

Быел үткәрелгән унберенчесенең темасы «Татар авылларын саклау һәм үстерүдә, авыл яшьләренең әхлагын күтәрүдә тарихи дини кыйммәтләрнең мөһимлеге» дип аталуы сөйләшүнең бик вакытлы һәм бик кирәкле булуына ишарәли. Кунакларның ерактан: Түбән Новгород, Самара, Пенза, Сембер якларыннан ук килүе һәм бик мәртәбәле булуы да укуларның дәрәҗәсен билгели. Быелгы дини җыенны Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлаганнар мүнчәлилеләр. Һәм бу тикмәгә түгел, хөрмәтле хәзрәтнең газиз әнисе шул яклардан икән.

Мүнчәли – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең туган авылы. Ул үзенең дусларын, каләмдәшләрен дә чакырды.
Чараның рәсми өлешенә кадәр дини белем ярышы узды. Өйлә намазыннан соң барыбызны да мәктәп ашханәсендә тәмле корбан ашы көтә иде. Бу дини җыен хөрмәтенә игелекле авылдашлар биш корбан чалганнар.

Реклама

Аннары Мүнчәли укуларының рәсми өлеше башланып китте. Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы бик күпләрне гафеллек йокысыннан уяткандыр. Татарстанның баш казые, үзе дә күп балалы гаилә башлыгы һәр сүзен уйлап, үлчәп, саннар белән дәлилләп сөйләде. «Татар авылларын элек-электән дин саклап калган», – диде ул. һәм бүген күп кенә авылларның аяныч хәлгә калуларын да шул динсезлек белән бәйләде. «Ил яшәсен өчен, аның бала туу коэффициенты 2,1 булырга тиеш, ә без күз текәп карап торган, үрнәк алган Европада ул бары тик 1,1 генә», – дип аяныч нәтиҗә ясады казый. Аның каравы, бу санның ислам илләрендә зур булуын да әйтте. Ризыкның хәләл булуының әһәмиятенә дә тукталды, төп нигездә төпчек баланың калырга тиешлеген дә ассызыклады. Шәхси мисалын да китерде. Ике улы да авылда төпләнгән икән аның. Ислам динендә алкышлау бик мәслихәт булмаса да, аның чыгышына кул чапмый мөмкин түгел иде. Ак яулыклы Сәйдә абыстай Аппакова чыгышы да иманыбызы саклап калуның әһәмиятен һәм аның юлларын күрсәтүдән гыйбарәт булды. Күрше өлкәләрдән килгән чалмалы-чапанлы дин әһелләре дә шул сүзне куәтләде. Билгеле инде, язучылар җыелган җирдә туган тел мәсьәләсе дә кузгатылды. «Яшь буын туган телне белсен, өйрәнсен өчен, ул үзенең тарихын, олы шәхесләрен белергә һәм алар белән горурланырга тиеш!» – дигән фикер быелгы укуларның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барды. Шунысы сөендерә: бу Мүнчәли авылы бәйрәме генә түгел, бөтен тирә-якныкы икән. Күрше авыллардан да яше-карты күпләп килгән бу дини җыенга.

Сокландырган, сөендергән нәрсәләр дә байтак булды. 90 яшьлек Фәйрүзә апаның моңлы мөнәҗәтләрен тыңлагач һәм аның сүзләре үзенеке икәнне белгәч, халкыбыз талантына тагын бер тапкыр баш идек.

 Бу мөһим чарага район хакимияте башлыгы Марат Гаффаров Сызраньда узган Сабантуйдан кайтып кына өлгерде. Һәм быел Муса Җәлил премиясе алган якташлары Рәмис Аймәтне шәхсән тәбрикләде.
Мүнчәли авылы тагын бер олы шәхес исеме белән бәйләнгән. Дөрес, Туфан Миңнуллин мишәр ягыннан түгел, монда туып-үсмәгән. Ләкин әлеге авылның киләчәге өчен зур эш эшләп калдырган хөрмәтле кеше һәм мүнчәлилеләр моны исләреннән чыгармыйлар. Автобустан төшүгә, безне аның зур рәсеме һәм китаплары куйган киштә каршы алган иде. Туфан ага депутат чагында бу авылның мәктәбе бик начар хәлдә булуын белгәч, яңа мәктәп ачтырган булган. Тик бүген анда укучы балалар саны күп түгел. Җитмәсә, быел беренче сыйныфка баручы бер генә сабый да юк икән. Үскән чакта үскәннәр дә, үсеп җиткәч, кошлардай таралышалар шул авыл балалары. Ульян күршедә генә, ерак дип тормаган, тәвәккәлләре Мәскәүгә кадәр киткән. Ун бала үстергән нигезләр дә бүген буш, ятим. Моны белгәч, мин сәхнәдән үз күңелемдә йөрткән сүзләремне әйтми кала алмадым. Гаиләләргә ятим балаларны алып булса да, мәктәпне яшәтүләрен үтендем. Туфан абый рухы алдында оят булмасын өчен эшләргә кирәк моны дидем. Республикабызда матур игелекле үрнәкле шундый авылларны атадым. Сүземне тыңласалар, әйбәт булыр иде дә кана...

Фото: chuprale-online.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: