Шәһри Казан

Мөселманнарның сугыш чорындагы язмышы

Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты "Мөселманнар Бөек Ватан сугышында. Мусульмане в Великой Отечественной войне" китабын нәшер итте.Җыентыкны төзүче - журналист Нурия Әлмиева.

Бу китапны II Бөтендөнья сугышында фашистик Германияне җиңүнең 70 еллыгына багышлаганнар.
Әлеге җыентыкта мөселманнарның сугыш чорындагы язмышына багышланган хезмәтләр урын алган. Аларның авторлары - галимнәр, тарихчылар, дин эшлеклеләре һәм журналистлар. Китап яшь буынны тәрбияләгәндә дә, сугыш чорына бәя биргәндә дә файдалы чыганак булыр, Иншаллаһ, дип яза Диния нәзарәте сайты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: