Шәһри Казан

Мәскәү мэры Сергей Собянин: «Татарстанның иң үзенчәлекле объекты — Иннополис»

Мәскәү мэры Казанда һәм Иннополиста уза торган торак шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнаша.

- Татарстанның иң үзенчәлекле объекты — Иннополис. Һәр төбәкнең үз сәләтле кешеләре, галимнәре, уйлап табучылары бар. Безнең ил, гомумән, сәләтләргә бай. Ләкин менә шул кешеләргә эшләү, иҗат итү өчен мәйдан булдырырга да кирәк бит әле. Иннополис менә шул җир инде, - диде Мәскәү мэры утырылыш барышындагы тәнәфес вакытында.   

Реклама

Бүген утырышка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның килүе көтелә.

Фото: Татар-информ
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: