Шәһри Казан

Наркомания азган төбәкләр билгеле булды

«Аек Россия» белгечләре наркоманиянең иң югары дәрәҗәсе булган төбәкләрне атады.

Реклама

Бу хакта оешма хәбәренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Исемлекне төзү өчен Россия статистика хезмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасы, шул исәптән наркотиклар һәм психотроп матдәләрне артык кулланудан үлүчеләр саны турында мәгълүмат кулланылды. Антирейтинг лидерлары – Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре, шулай ук Хакасия. «Аек Россия» мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә бу төбәкләрдә хәлләр начарланган. Наркотиклардан иң ирекле төбәкләр – Ненец автономияле округы, Архангельск өлкәсе һәм Чечня.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: