Шәһри Казан

Наркотик матдәләр Алекей Емелинның организмына көчле дарулар аша керергә мөмкин

Кичә авыр хәлдә булган «Авангард» капитаны Алексей Емелинның организмында наркотик матдәләр табылуы билгеле булды.

Билгеле булганча, спортчының хәле 3 апрельдә Казанда узган «Ак Барс»ка каршы беренче матчтан соң начарланды. Икенче көнне хоккейчыны Казан хастаханәсеннән Мәскәүгә озаттылар. Бавырын күчереп утыртырга кирәк була, дигән хәбәр дә таралды, әмма ул дөреслеккә туры килмәде. Яңа хәбәрләргә караганда, спортчының организмында наркотик матдәләр табылган. Табиб-нарколог Сергей Лебедев фикеренчә, алар Алекей Емелинның организмына авыртуны баса торган көчле дарулар аша керергә мөмкин. Шул ук вакытта ул каннабиноидлар үпкәләр аша гына керә алуын әйткән.

Реклама

Фото: /www.hawk.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: