Шәһри Казан

Әнисен, әтисен һәм сеңлесен балта белән тураклаган

Күрше Пермь өлкәсендә яшүсмер үз гаиләсен үтергән. Ул барысын да балта белән тураклаган, дип хәбәр итә Төбәкнең Тикшерү комитеты.

1 март көнне Октябрьский бистәсенең шәхси йортында уртача яшьтәге хатын-кыз һәм яшүсмер кызның мәетләре табылган. Гаилә башлыгын эзли башлыйлар, әмма соңрак аның да үтерелүе ачыклана. Шул вакытта һәлак булган гаиләнең 16 яшьлек улларын эзләү эшләрен башлыйлар.
Соңрак ачыкланганча, егет гаилә әгьзаларын балта белән чабып үтергән һәм Екатеринбургка качкан, аны шунда тотканнар. Җинаять коралы-балта да  табылган. Сорау алу барышында яшүсмер үз гаебен таныган һәм коточкыч адымга бару сәбәбе - "гаилә эчендәге низаг" дип аңлаткан. Хәзер үсмерне сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә. Progorod59.ru язганча, гаиләне 5 мартта күмәчәкләр.

Реклама

"Соңгы вакытта укучы төшенке хәлдә иде. Укытучылары сүзләренчә, малай еш кына баш авыртуына зарланган. Йомыкый, аралашучан түгел иде ", - дип хәбәр иткән  РенТВ. 16 яшьлек яшүсмергә өч кешене үтерү өчен тәрбия колониясендә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: