Шәһри Казан

«Нәүрүз»гә әзерлек башланды

13-17 июньдә башкалабызда «Нәүрүз» IV Халыкара театраль белем бирү форумы үтәчәк. Аны, Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары ярдәме белән, Театр эшлеклеләре берлеге һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра. Бүгенге көндә форумда катнашырга теләк белдереп, 30 театрдан гариза килгән. Анда Венгриянең Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Алар...

Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Санкт-Петербург, ­Хакассия, Якутия, Татарстан һәм Башкортстан белгечләре остаханәләр, семинарлар үткәрәчәк. Казахстаннан гына унлап театр катнашырга теләк белдергән. Быелгы форумга Бурятия, Калмыкия, Мари эл кебек республикалардан да гаризалар килгән. Фестивальнең бюджеты - сигез миллион сум.

- Венгр театры килүе безнең өчен бик мөһим. Без фестивальгә баргач, аларның режиссеры Атилла Виднянский белән сөйләшеп тә утырган идек. Ул үзләрен угро-финнар дип түгел, ә төркиләр дип саный. Аларның театры, режиссурасы гадәти түгел. Үзем дә форум остаханәләрендә, семинарларда катнашачакмын. Форум барышында безнең театр училищесын тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәүдә Россия сәнгать академиясендә белем алучы Айдар Җаббаровның диплом эше булган «Собачье сердце» спектакле күрсәтеләчәк. Аның укытучысы профессор Сергей Женовач та килә, -диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Реклама

Форум алты юнәлештә эшләячәк: театраль педагогика; режиссура теориясе, заман теориясе эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр; театраль менеджмент, пиар, маркетинг; курчак театры сәнгате һәм балалар театры; театраль тәнкыйть; төрки халыкларның традицион театраль-музыкаль формалары.

Тамак белән җырлаучы җырчылар: Якутиядән, Хакассиядән һәм Татарстаннан халык артисты Рөстәм Маликов катнаша. Форумда 31 семинар, 17 тренинг, 8 остаханә үткәрү, 5 спектакль күрсәтү күздә тотыла. Чаралар Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, Актерлар йортында, «Шәрык» клубында узачак. Форумда балалар театрларына да игътибар артачак.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: