Шәһри Казан

Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган

“Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган.

Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булган.

Җәлил премиясенә башта “Әлиф” командасы куелырга планлаштырылса да, бөтен катнашучыларның да нигезләмә буенча яше туры килмәгән. Шунлыктан премиягә “Әлиф” хореографик спектаклен чыгарган командадан Нурбәк Батулла тәкъдим ителгән.

Нурбәк Батуллага 30 яшь. Ул Кариев театрының баш хореографы.

Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.

Реклама

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.

Нурбәк Батулладан тыш, Җәлил премиясенә язучы, галим Хәнәфи Бәдигый лаек булган дигән мәгълүмат бар.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: