Шәһри Казан

Әнвәр Нургалиев: "Эх, ник исән чакта ешрак кайтмаганмын икән?"

Танылган җырчы Әнвәр Нургалиев быел иң якын кешесен — әнисен җирләде. Вакыт узса да, җырчы әнисен юксынуын баса алмый, социаль челтәрдәге сәхифәләрдә әнисе белән төшкән фотосурәтләр, видеолар куя. Бүген дә шундый видеоларның берсен урнаштырган Әнвәр.

“Әниемне соңгы мәртәбә концертыма Раевкага алып барам. 2 елдан соң әнисез калырмын дигән уй да юк. Дөресрәге, аның юклыгына әле дә ышана алмыйм. Бигрәк тә аның көләч йөзе, тавышы, тәмле ашлары җитми. “Балам, кайларда соң, ерактамы?” дип шалтыратулары... Эх, ник исән чакта ешрак кайтмаганмын икән?”, дип яза җырчы.

Әниләребезнең кадерен белеп, хәлләрен ешрак сорашыйк. Үкенечкә калмасын иде.

Реклама

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хэерле коннэр Дусларым! Эниемне сонгы мэртэбэ концертыма алып барам Раевкага😔Эле анда уйда да юк 2 елдансын Энисез калырмын дип.Доросерэге мин эледэ ышанмым анын юклыгына(Онын колэч йозе житми бигрэктэ,тавышы,тэмле ашлары😔”Балам кайлардасын,ерактамы " дип шылтыратулары. Эээх ник исэн чакта ешырак кайтмаганмын икэн😔 #эни #энкэй

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: