Шәһри Казан

Няня булып эшкә урнашкан хатын коллыкка эләккән

Воронеж өлкәсендә яшәүче бер ханым иреннән аерылганнан соң эш эзләп Мәскәүгә бара. Интернет аша эш таба һәм бер гаиләгә няня булып урнаша. 

Әмма Мәскәүдә ул берничә көн генә эшли, хатынны Малоярославец шәһәренә алып китәләр. Биредә аңа зур бурычка батуын әйтәләр һәм бурычын фахишә хезмәте күрсәтеп түләргә мәҗбүр итәләр. Ул берничә тапкыр качарга талпына, тик хатын тотыла, өстәвенә качарга җыенганы өчен аны кыйныйлар.

Чираттагы качуында хатынны бер ир машинасына утырта. Ул барысын да аңа сөйләп бирә. Ләкин арттан килгән кроссовер машинаны тиз туктата һәм нәтиҗәдә хатын яңадан прионга кайта. 

Реклама

Теге машина йөртүче волонтерларга мөрәҗәгать итә. Алар хатынны сексуаль коллыктан коткара да инде.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: