Шәһри Казан

Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.

Күптән көтеп алынган ифтар 7 майда “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак: күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр... Оештыручылар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы.

Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Реклама

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

Гаиләгез белән килеп, әлеге зур чараның бер өлешенә әйләнегез!

http://dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: