Шәһри Казан

Олимпиадага Казан аша: Россиягә бәхет елмаермы?

Бу ял көннәрендә Казанның Үзәк стадионында хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа командалары арасында Олимпия уеннарына сайлап алу турниры узачак.

Ярышларда барлыгы унике җыелма команда катнаша: Россия, Франция, Ирландия, Испания, Англия, Польша, Италия, Германия, Молдова, Чехия, Румыния һәм Финляндия. Казанда үтәчәк бәйгедә җиңгән команда турыдан-туры Япониядә узачак Олимпиадага эләгәчәк, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундында – «Репешаж» белән көрәшне дәвам итәчәк.

Турнирда катнашучыларның төп составы Франциядәге Европа чемпионатының беренче этабында 29-30 июньдә билгеләнгән иде, анда Россия җыелма командасы, финал матчында француз кызларына гына бирешеп, икенче урынны яулады.

Реклама

Командалар да, оештыручылар да инде Казанда. Кызлар күнегүләр уздырырга да өлгергән. Бүген шушы ярыш уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстанның спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов әлеге бәйгене Казанда оештырырга мөмкинлек бирүләре өчен Европа регби федерациясе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Дөрес, әлегә Россия җыелма командасы составында Татарстан кызлары юк. А.Мингулов хәбәр иткәнчә, соңгы елларда элеккеге традицияләрне кайтарырга җирлек туган. Хәтерләсәгез, Казанда «Стрела» исемендәге бик көчле регби командасы бар иде. Республикада меңләп кеше регби белән шөгыльләнә икән.

Регби буенча Европа һәм Россия масштабындагы ярышлар Казанда соңгы биш ел эчендә даими уздырылып килә. Шуңа әлеге җаваплы бәйге дә Татарстан башкаласында югары дәрәҗәдә үтәчәк, дип саный оештыручылар. Россия кызлары да төп фаворитларның берсе икән. Моңарчы Казанда узган ярышларда ватандашларыбыз һәрчак беренче урынны яулаганлыктан, бу юлы да бәхет елмаер дигән өмет бар. Ә җиңгән команда исә, тагын бер искәртәбез, Олимпия уеннарына турыдан-туры юлламага ия булачак.

Теги: регби-7
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: