Шәһри Казан

Олимпия уеннары Казанда үтәргә мөмкин

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин ТАСС мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында җиткерде. Ш әһәр җитәкчесе киләчәктә алдынгы Европа футбол турнирларының берсен - Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасын кабул итү планы белән бүлеште. - Мондый халыкара вакыйгалар өчен, һичшиксез, кө­рәшәчәкбез. Моның өчен үзебезнең дә әлеге чараларда катнашу кирәк, безне «Ливерпуль», «Сьон»,...

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин ТАСС мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында җиткерде.
Ш әһәр җитәкчесе киләчәктә алдынгы Европа футбол турнирларының берсен - Чемпионнар лигасын яисә Европа лигасын кабул итү планы белән бүлеште.
- Мондый халыкара вакыйгалар өчен, һичшиксез, кө­рәшәчәкбез. Моның өчен үзебезнең дә әлеге чараларда катнашу кирәк, безне «Ливерпуль», «Сьон», «Бордо» белән узган аерым матчлар аша гына белергә тиеш түгелләр. Без хыялланып кына калмыйбыз, «Казан-Арена»да шундый халыкара футбол вакыйгасын уздыру өчен зур эш башкарабыз, - диде Илсур Метшин.

Мэр шәһәр инфраструктурасы теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте.
Шулай ук Илсур Метшин Казанда җәйге Олимпия узачагын җиткерде.

Реклама

- Киләчәктә җәйге Олимпия уеннарын кабул итү хокукы өчен көрәшәчәкбез. Ничәнче елда булыр ул - 2030дамы, 2050дәме - әлегә белмим. Әмма Уеннарны үз күзләрем белән күрермен дип ышанам, - диде мэр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: