Шәһри Казан

Олы Клыки янындагы чишмә һәм кечкенә урманлык аша федераль трасса узачакмы?

Нокса елгасы буенда, Олы Клыки янындагы чишмә һәм кечкенә урманлык аша федераль трасса узачак, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Альберт Исламов, Казан. Казан мэриясенең матбугат үзәгендә аңлатуларынча, Казанның генераль планы буенча, шәһәр читендә федераль трасса төзү планлаштырылмый. Әмма шәһәр территориясен транспорт белән тәэмин итү өчен район һәм урындагы Олы Клыки...

Нокса елгасы буенда, Олы Клыки янындагы чишмә һәм кечкенә урманлык аша федераль трасса узачак, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме?


Альберт Исламов, Казан.

Реклама


Казан мэриясенең матбугат үзәгендә аңлатуларынча, Казанның генераль планы буенча, шәһәр читендә федераль трасса төзү планлаштырылмый. Әмма шәһәр территориясен транспорт белән тәэмин итү өчен район һәм урындагы Олы Клыки һәм Офицерлар бистәсе арасындагы торак массивларына юллар салу каралган. Әлеге юллар Мамадыш тракты урамы һәм Офицерлар бистәсе территорияләре проектларында шактый җентекле эшләнгән. Кызыксынган кешеләр документлар белән Казан шәһәре башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтының «Шәһәр төзелеше» бүлегенә кереп таныша ала. Юлларның кайчан салына башлаячагы әлегә билгесез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: