Шәһри Казан

Омскида казарма ишелеп төшкән

Якшәмбе көнне кич белән Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендә урнашкан Һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәге казармасы ишелеп төшкән.

Һәлакәт вакытында дүрт катлы бинада 337 хәрби ял итә торган булган. Җимереклекләр астында 42 кеше калып, аларның барысы да табылган. Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлакәттә үлүчеләр саны 23кә җиткән.

Реклама

Фото: Феоктистов Дмитрий/ТАСС

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: