Шәһри Казан

Парацетамолны күп эчүдән 24 яшьлек кыз үлгән

Парацетамол бавырга  йогынты ясый һәм авыр некроз тудыра икән.

Бурятиядә 24 яшьлек кыз артык күп парацетамол эчүе  нәтиҗәсендә өч көндә дөнья белән хушлаша. Аның бавыры эшләми башлый. Бу хакта Республика клиник  хастаханәсенә ылтама белән "Номер бер" басмасы хәбәр итә.

Реклама

Баксаң, кыз өч көн дәвамында ике аспирин һәм башка препаратлар белән бергә алтышар таблетка кабул иткән. Бу даруның максималь тәүлеклек дозасы - сигез данә икәне мәгълүм. Табиблар пациенткада берничә зарарлаучы фактор — бавырның фермент системасы эшен бозган диета, шулай ук элек гепатит вирусы булуы турында хәбәр итә.

Парацетамол бавырга  йогынты ясый һәм авыр некроз тудыра икән, ә бу еш кына органнарны күчереп утыртуны таләп итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: