Шәһри Казан

Патриотлар оешмасы төзелә

"Россиядә Бөтенроссия яшүсмер балалар патриотик оешмасын төзергә кирәк". "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Виталий Милонов Премьер-министр Дмитрий Медведевка шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә «Известия».

"Яшьләр оешмасы әгъзалары, дәресләрдән тыш вакытта, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнәчәк. Моңардан тыш, алар патриотик түгәрәкләргә, Россия тарихы буенча лекцияләргә йөрергә, волонтерлык эшендә катнашырга - пенсионерлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга тиеш була" - дип белдерә Виталий Милонов. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы фикеренчә, контроль булсын өчен, оешма эшендә дәүләтнең дә катнашуы зарур.








Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: