Шәһри Казан

ПЕН-клубның татар үзәге вәкилләре очрашты

Казанда халыкара ПЕН-клубның татар үзәге вәкилләренең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә – өч (татар, рус һәм инглиз) телдә басылган «Татар әдәбиятына чикләр юк» дип аталган китапны тәкъдим итү булды. Аннан соң язучылар киләсе елга нинди китап чыгачагын да хәл итте. Ул мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңа­еннан әзерләнәчәк басма булачак.
Хәзерге вакытта ПЕН-үзәктә 26 әгъза исәпләнә. Әлеге утырышта аларның сафларына язучы, «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр да кушылды. Аны ­шәхси гаризасы һәм тавыш бирү юлы белән кабул иттеләр.

Утырышта шулай ук татар телен дәүләт теле буларак саклап калу мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан язучылар Россия Президенты Владимир Путинга, баш прокурор Юрий Чайкага, мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага, мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцовка мөрәҗәгать әзерләде. Үзәкнең президенты, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, әлеге мөрәҗәгать, кушылуларын сорап, ПЕН-клубның башка үзәкләренә дә юлланачак.

– Бүгенгә тел мәсьәләсе тулаем хәл ителмәгән, әлегә бары тик фаразлар гына бар. Закон нигезендә, безнең мәктәпләребездә татар телен туган тел буларак та, дәүләт теле буларак та укытуга тулы хакыбыз бар. Моңа беркем дә каршы килә алмый, ләкин әллә законнарны белеп, әллә белмичә эш йөртәләр, – диде ул.

Реклама

Разил Вәлиев моңа кадәр искә алынмаган бер проблемага тукталды.
– Туган телем – рус теле дип сайлаган балалар рус телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак. Ә БДИда һәр укучыга таләп­ләр бер үк төрле. Монда бит хәзер татар ата-аналары, балам рус телен кимрәк укыды, ә таләпләр бердәй дип, мәктәпне, министрлыкны судка бирә ала. Моны бүген беркем дә искә алмый, – диде ул.
Разил Вәлиев Татарстан мәгариф министрына бу уңайдан тәкъдиме барлыгын да әйтте. Баксаң, Татарстан Президенты ике ел элек бюджеттан телләрне өйрәнүдә бер сәгать өчен өстәмә акча бүлеп биргән булган. Бу акчаны татар балаларына рус телен өйрәтүгә тотсаң, хәл бераз тигезләнә, ди ул. Ләкин бу да канәгатьләнерлек вариант түгел, дип саный ПЕН-үзәк президенты. Аныңча, принципиаль сүзне әйтмәгәндә, аны Мәскәүгә җиткермәгәндә, бер генә карар да безнең файдага булмаячак.

– Мәскәүнең бер «колагы» ишетми, бер «күзе» күрми. Рус җәмгыять­ләренең мөрәҗәгатьләрен ишетәләр, күрәләр, ә татар оешмалары ягындагы «күз­ләре» сукыр, «колаклары» ишетми. Бу ничек шулай булырга мөмкин соң? – дип ачынды Разил Вәлиев.
Үзәктә әгъза булып торган язу­чылар татар телен укыту методикасының катлаулы булуы белән килеште, шулай ук бу ситуациядә укытучыдан да күп нәрсә соралуын билгеләп уздылар. Фикер алышканнан соң, мөрәҗәгатьне имзалап, татар ата-аналарын да җавап­лы булырга чакырдылар.

Белешмә өчен. Татар ПЕН-­үзәге Бөтендөнья язучылар ассоциациясенә 1996 елда кабул ителә. Аның башлангычында Туфан Миңнуллин, Миргазиян Юныс, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин һәм башкалар торган. Әлеге клуб 140 илдәге каләмдәшләре белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән мәгълүмат, әдәбият белән бүлешә, Бөтендөнья язучылар конгрессында катнаша, татар әдәбиятын татар, рус, инглиз, төрек телләрендә чыгара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: