Шәһри Казан

Пенсионерга бәрәңге сатарга рөхсәт итмәгәннәр

Баулыда базарда булган күңелсез хәл күпләрне гаҗәпләндерде. 82 яшьлек Зәйнулла карт базарга бәрәңге сатарга чыккан була. Бәрәңгесе дә күп түгел, ике чиләк чамасы. Шул рәвешле бабай авыру карчыгы өчен даруга акча юнәтмәкче була. Бабайдан Баулы базарында 1 квадрат метр җир өчен 50 сум акча сорыйлар. Акча бирмәгәч, куып кайтаралар. Бабай...

Баулыда базарда булган күңелсез хәл күпләрне гаҗәпләндерде. 82 яшьлек Зәйнулла карт базарга бәрәңге сатарга чыккан була. Бәрәңгесе дә күп түгел, ике чиләк чамасы. Шул рәвешле бабай авыру карчыгы өчен даруга акча юнәтмәкче була. Бабайдан Баулы базарында 1 квадрат метр җир өчен 50 сум акча сорыйлар. Акча бирмәгәч, куып кайтаралар. Бабай исә бу кимсетүләргә түзә алмыйча, шул вакыйгадан соң икенче көнне инфаркттан үлә. Баулыда булган әлеге хәлдән соң, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге эшне тикшерергә боерды.

Реклама

Татарстан прокуратурасы ачыклаганча, Баулы базарында контролер һәм 82 яшьлек пенсионер Зәйнулла карт арасында чынлап та бәхәс чыга. Бабайдан аренда өчен акча сорыйлар, түләмәгәч, аның белән тупас кыланалар. Шул ук көнне бабай йөрәге авыртуын тоя, икенче көнне хастаханәгә эләгә. Аны дәваланырга Әлмәткә озаталар. Бабай инфаркттан үлеп китә. Хәзергә тикшерү эшләре дәвам итә, Баулыдагы "Сәүдә үзәге" оешмасының директоры һәм шунда контролер булып эшләүчеләрдән сораулар алына. Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эшен ачу, ачмау мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: