Шәһри Казан

Пионерлар, тимурчылар кире кайта

Муеннарда кызыл галстук, кулда быргы, барабан. Пионерлар турында совет заманнарындагы кинолардан гына карарга калды дисәк тә, бүген дә бар икән әле алар.

Яшел Үзән коммунистлары шәһәрдә яшьләр оешмасын торгызсак ничек булыр икән дип уйлана башлаган. Былтыр алар 22 майда элеккеге пионерларны җыеп чара уздырганнар. Барысының да ул вакытларны сагынып искә алуы, коммунистларны тагын да ымсындырып җибәргән. Быел исә балалар иҗаты үзәгендә беренче пионерга кабул итү булган. Шулай итеп Яшел Үзәндә 21 укучы пионерга кабул ителгән.

Реклама

Пионерлар макулатура, металлолом җыя, пенсионерларга ярдәм итәләр, "Аҗаган" уйныйлар. Коммунистлар үзләре пионерлар белән Ватанга мәхәббәт, патриотизм, әйбәт уку, кызыклы китаплар, кинофильмнар турында сөйләшербез. Ничек кенә булмасын, без балаларны начарлыкка өйрәтмәячәкбез, дип ышандыра. Ә менә Лаешта тимурчылар отряды җанланып киткән. 2нче мәктәп укучылары ялгыз яшәүчеләргә, ветераннарга ярдәм итә, карын көри, суын китерә, бакчасын казый. Өлкәннәр моңа сөенеп туя алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: