Шәһри Казан

Питрәчтә вертолет һәлакәткә очраган?

Татарстанда һәлакәткә юлыккан вертолет турында хәбәр тикшерелә, дип яза "Татар-информ" МА.

Өченче яртыда ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның 112 бердәм номерына шаһиттан һәлакәткә тарыган вертолет турында хәбәр килде. Шалтыратучының сүзләренчә, бу хәл Питрәч районының Богородское бистәсеннән ерак түгел булган.

Реклама

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, һәлакәтләр медицинасы үзәге, Федераль куркынычсызлык хезмәте оперативниклары, полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр чыкты.

15.30 сәгатькә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, эзләү уңыш белән тәмамланмаган, эш дәвам итә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: