Полициядә тоткарланган кеше үлгән
Яр Чаллы полициясенең терәк пунктында тоткарланучы үлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Яр Чаллы полициясенең терәк пунктында тоткарланучы үлгән.
Үлем факты буенча тикшерү уздырыла.
23 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча "Электротехник" 4 нче терәк пунктында административ тоткарланучылар өчен бина эчендә полиция хезмәткәрләре ир-атны тапканнар. Ул РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.9 маддәсе 1 нче бүлеге тарафыннан каралган административ хокук бозу кылган өчен элек кулга алынган булган (табиб билгеләмичә наркотик чаралар яки психотроп матдәләр куллану). Бу хакта «Челнинские известия» басмасына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре шунда ук тоткарланучының үлемен раслар өчен ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзерге вакытта үлем нәтиҗәсенең сәбәбе суд медицина эксперты тарафыннан билгеләнә.
Әлеге факт буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт тикшерүе уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар