Шәһри Казан

“Президент белән бергә” хәрәкәте – районнарда

Республикада "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оешу турында без алдагы саннарыбызда язып чыккан идек инде. Хәзер аның районнарда җирле бүлекләре ачыла башлады. Әйтик, узган шимбә Чаллының иҗтимагый оешмалары активистлары үзләренең шул хәрәкәткә кушылуларны зур шимбә өмәсе оештырып билгеләп үтте. Файдалы эш эшләү нияте белән берләшкән яшьләр һәм өлкәннәр биш җирдә...

Реклама

Республикада "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оешу турында без алдагы саннарыбызда язып чыккан идек инде. Хәзер аның районнарда җирле бүлекләре ачыла башлады. Әйтик, узган шимбә Чаллының иҗтимагый оешмалары активистлары үзләренең шул хәрәкәткә кушылуларны зур шимбә өмәсе оештырып билгеләп үтте. Файдалы эш эшләү нияте белән берләшкән яшьләр һәм өлкәннәр биш җирдә урам җыештырдылар.

2015 ел Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Чаллыга шул уңайдан 10 парк һәм скверны төзекләндерү өчен 136 миллион сум акча биреләчәк. Шәһәр паркларының берсе - "Гренада"га 200 ләп кеше өмәгә җыелган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: