Шәһри Казан

Президент, министр, мэр да авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге хәлләрне карап кайтты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин 24 декабрьдә «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәне карап чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренең, агропредприятиеләр вәкилләренең хәлләрен дә сорашты. Кәефләре әйбәт.

- Җәй саен 500 баш күркә үстерәбез. Казанга килеп, иркенләп сату итү шартлары тудырганнары өчен, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт! - ди Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы фермеры Вакыйф Мингалиев.

Биредә район халкы, агропредприятиеләр үзләре җитештергән продукцияне акчага әйләндерүгә сөенсә, шәһәр кешесенең үз куанычы.
- Сыйфатлы ризыклар белән тукланып, шифалы баллар белән чәйләр эчеп, сәламәтлекләрем артып киткәндәй булды. Рәхмәт әйтәбез, көтеп калабыз!-дип, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова казанлыларның уртак фикерен җиткерде.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, сентябрь аеннан башлап Казанда, Чаллыда һәм республиканың тагын 37 районында барлыгы 17 ярминкә үткәрелгән. Халык 824,0 тоннадан артык сыер ите, 377,9 тоннадан артык кош ите, 6912,4 тоннадан артык бәрәңге, 178,5 тоннадан артык бал, 516,1 тоннадан артык сөт һәм 8518,1 мең йомырка сатып алган. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Тукай, Сарман районнары ярминкәләрдә аеруча активлык күрсәткән.

Казанда быелга ярмин­кәләр тәмамланса да, агропредприятиеләр вәкилләрен һәм фермерларны махсуслаштырылган сәүдә чатырларында көн саен күрә алабыз.

Сәүдә чатырлары адреслары: Юлиус Фучик урамы, 64; Липатов урамы, 7; Зәкиев урамы, 12; Дементьев урамы, 7; Гудованцев урамы, 34; Батыршин урамы, 20; Лаврентьев урамы, 10.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: