Шәһри Казан

Прокуратура, шәһәр җитәкчеләрен судка биреп, Казан урамнарын тәртипкә кертергә җыена

Казанның Киров районы прокуратурасы, шәһәр җитәкчеләрен судка биреп, ун урамны тәртипкә китермәкче.

Реклама

Осиново, Тансык, Арсланова, Нурихан Фәттах, Яңа-Юдина, Озеро Глубокое, Батыршин, Фрунзе, Мулланур Вахитов, Морозов урамнарында җәяүлеләр өчен юл, утлар, юл билгеләре, хәтта юл сызымнары да юк икән. Кайбер урамнарда һәм юл чатларында чокырлар барлыкка килгән. Татарстан прокуратурасы сүзләренчә, әлеге җитешсезлекләр юл йөрү иминлеген куркыныч астына куя һәм шәһәр җитәкчеләренең тиешенчә эшләмәвен күрсәтә. Хәзер урамнарның төзекләндерелүен суд хәл итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: