Шәһри Казан

Путин ана капиталы акчаларыннан файдалану өчен бирелгән гаризаларны карауны тизләтергә кушты

Моңа бәйле закон проектына үзгәрешләр кертергә ул Хөкүмәткә йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

РФ Президенты Владимир Путин ана капиталы акчаларыннан файдалану өчен бирелгән гаризаларны карау вакытын кыскартырга дигән фикердә. Моңа бәйле закон проектына үзгәрешләр кертергә ул Хөкүмәткә йөкләмә бирде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. 

Гаризаларны карау вакытыны Пенсия фонды, гаиләләргә ипотекалар бирә торган  банклар арасындагы документларның электрон форматта булу хисабына да кыскарачак. Йөкләмә31 июльгә кадәр үтәлергә тиеш, диелә документта.

Реклама

Билгеле булганча, Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Хәзер ана капиталын беренче балага да бирә башлаячаклар. Икенче балага өстәмә 150 сум каралган. Ел саен әлеге акчалар индексацияләнәчәк. 

Программа исә 2026 елга кадәр озайтылачак. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: