Шәһри Казан

Путин аз керемле гаиләләргә торак бирәчәк

Россия Президенты Владимир Путин карары буенча аз керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итәчәкләр. Ләкин торак аларга яшәп тору өчен генә бирелә.

Бу хакта ил башы «Жилье и городская среда» милли проекты кысаларында үткәрелгән чарада әйтте. 

Президент тәкъдиме 2019 елның 10 октябренә кадәр белгечләр тарафыннан каралачак. Инде шул вакытта ил җитәкчеләре төгәл тәкъдимнәр белән чыгачак. 

Президент тәкъдиме гамәлгә кергән очракта «Жилье и городская среда» милли проекты 5 миллион халыкны торак белән тәэмин итәчәк. Шулай ук ил җитәкчеләре ипотеканы 8 процентка төшерергә җыена. 

2024 елга кадәр яңа төзелүче торакларның мәйданы артырга тиеш. Әлеге сан елына 120 миллион квадрат метр булачак. Президент сүзләренчә, төзелеш мәйданнары артуы сыйфатка тәэсир итмәскә тиеш.   


фото - sm-news.ru/

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: