Шәһри Казан

Путин дистанцион тавыш бирүне рөхсәт итә торган законны имзалады

РФ Президенты Владимир Путин кичә дистанцион тавыш бирергә мөмкинлек бирә торган законга кул куйды.

Әлеге закон нигезендә, почта һәм электрон тавышларны хакимиятнең барлык даирәләрен сайлаганда да файдаланырга мөмкин. Шулай ук сайлаучыларның имзаларын җыю таләп ителгәндә, дәүләт хезмәте порталыннан файдалану мөмкинлеге күздә тотыла.

Реклама

Төбәктә гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, яңа закон нигезендә, субъект җитәкчесен сайлау кичектерелә ала.

Билгеле булганча, Дәүләт Думасы законны 13 майда, ә Федерация Советы 20 сендә кабул иткән иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Путин
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: