Россия Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип көтә.
Скопировать ссылку
Россия Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип көтә.
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза ТАСС.
Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Хань Чжэн белән очрашуда ул саммит барышында Кытай лидеры белән аерым очрашу оештырырга тәкъдим итте. Фикер алышу Владивостокта Көнчыгыш икътисади форум кырларында узды.
«Килешенгәнчә, без БРИКС саммитында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене көтәбез. Бу эш барышында ике яклы эшлекле очрашу да уздырырга тәкъдим итәм», - дип белдерде Владимир Путин.
Комментарийлар