Шәһри Казан

Путин коронавируска бәйле яңа түләүләр кертә!

Медицина уку йортларында укучы студентларга ел ахырына кадәр дәүләт матди ярдәм күрсәтергә җыена. Бу хакта Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. 

Путин хастаханә һәм сырхауханәләргә урнашмаган, ләкин практика кысаларында авыруларга ярдәм күрсәтүче яшьләргә өстәмә түләүләр кертергә тәкъдим итте. Ел ахырына кадәр югары уку йорты студентларына, ординаторларга, аспирантларга – 10 мең сум, медицина училищесы укучыларына 7 мең сум акча түләнәчәк.

Реклама

Президент әйтүенчә, студентларның күпчелеге коронавирус инфекциясен дәвалауга турыдан-туры бәйле булмаса да, “кызыл” зонада эшләүче тәҗрибәле табибларга ярдәм итә. 

Билгеле ки, табибларның эшен җиңеләйтү максатыннан студентларны хастаханә һәм сырхауханәләргә җәлеп итә башладылар. Студентлар шалтыратулар кабул итү, табибка яздыру һәм табиб бүлмәсенә медицина белешмәләре кертү эше белән шөгыльләнә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы өченче курсны тәмамлаган студентларны ковидтан өйдә дәваланучы авырулардан тест алу эшенә җәлеп итәргә рөхсәт итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: