Шәһри Казан

Путин махсус операциядә катнашучыларның әниләре белән очраша

Россия Президенты Владимир Путин бүген, 25 ноябрьдә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре белән очрашачак.

Очрашу ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышлана, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Элегрәк Кремльдә дәүләт башлыгының хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән очрашуы әзерләнүе һәм аның бу атнада узачагы турында сөйләгәннәр иде.

Россия лидеры белән аралашырга мобилизацияләнгән гражданнарның, үз теләге белән катнашучыларның һәм контракникларның әниләрен генә түгел, ә махсус операция үткәрү зонасында хезмәт итүче яки тактик әзерлек һәм хәрби күнекмәләр узучы хәрбиләрнең әниләрен дә чакырдылар.

Реклама

Шул ук көнне Путин «Ростех» дәүләт корпорациясенең 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: