Реклама
Кичә “Бердәм Россия” съездындагы чыгышы вакытында Россия Президенты Владимир Путин шундый сүзләр яңгыратты.
-Россия – меңеллык тарихы булган ил ул. Ләкин без аңа дарулар гына биреп тора торган әбиебезгә кебек карарга тиеш түгел. Без Россияне алга омтылган, яшь итеп ясарга тиеш, - диде ил башлыгы.
Ул Россияне “авырган, белемсез” кешеләр “яшь” итә алаячаклар, бу эш һәр яңа буын белән башкарылырга тиеш диде.
- Бүген Россия яңарышына кымачаулый торган барлык әйберләрне үткәндә калдырырга кирәк. Нинди бәхәсле вакыйгалар булмасын, аларны үз вакытында чишәргә кирәк, - ди Путин.
Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия” партиясе съезды 22-23 декабрьдә булды. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев үз чиратында партия Президент сайлауларында Путин кандидатурасын яклый дип белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз