Реклама
Россия Президенты Владимир Путин 25 гыйнвар көнне, «Татьянин день» форумы кысаларында, “Татнефть-Арена” стадионында республика студентлары белән очрашачак.
Ил башлыгы студентлар алдында лекция белән чыгыш ясар дип көтелә. Чарага республиканың иң алдынгы яшьләре, спортта, иҗади һәм фәнни бәйгеләрдә уңышлар яулаган егет- кызлар чакырылган. Алар арасында КНИТУдан да 500 студент булачак, дип яза knitu.ru сайты.
Фото: en.kremlin.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз