Шәһри Казан

Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры булды

Радик Салихов 2020 - 2025 еллар чорына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.

Реклама

"Тавышларны санау нәтиҗәләре буенча институт директоры итеп тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Радик Римович Салихов сайланды. Аның өчен 68 тавыш бирелгән ", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан башлап эшли. Элегрәк ул директор урынбасары урынын биләгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: