Шәһри Казан

Радий Хәбиров Сабантуйда хәмер саткан һәм ат чабышы вакытында килеп чыккан күңелсезлек өчен шелтә белдерде

Башкортстанда узган шимбәдә 32 районда Сабантуйлар үтте, дип яза "Кызыл таң".

Реклама

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары шактый яхшы оештырылган. Шул ук вакытта кайбер күңелсез хәлләр дә булган. Аскын районында чабыш вакытында ат тамашачылар ягына ташланып кеше таптаган.
— Бу — Сабантуй, ул — ат чабышлары. Мондый хәлләрне булдырмаска кирәк. Киртә кую тиешенчә уйланылмаган. Моңа игътибар итәргә кирәк, — диде төбәк җитәкчесе. — Шуңа да карамастан, Сабантуйлар күтәренке кәеф белән узды.
Радий Хәбиров, шулай ук, муниципалитет башлыкларына бәйрәмдә хәмер сатуны тыюга кагылышлы мөрәҗәгать белән дә чыккан.
— Миңа муниципалитет башлыклары эшләп бетермәү турында мәгълүмат килеп иреште. Кайбер муниципалитетларда үткән Сабантуйда алкоголь сатылган. Бүтән кабатланмасын, моңа игътибар итегез, — диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: