Шәһри Казан

Радий Хәбиров улына нинди исем сайлавын әйтте

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның улына нинди исем сайлавы билгеле булды. Бу хакта ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

“Әниемә 88 яшь тулган булыр иде. Һәм нәкъ аның туган көнендә Кариночкам миңа малай бүләк итте. Аның зур җитәкче булуын теләмим. Бәхетле булсын иде улым”, - дип язган республика башлыгы. Балага Тимер дигән исем сайлаганнар.

Реклама

Сабыйның авырлыгы - 3030 грамм, буе – 56 см. 

Тимер – Радий Хәбировның дүртенче баласы. Беренче никахтан аның 31 яшьлек Светлана һәм 33 яшьлек Рита исемле кызлары барлыгы мәгълүм. Икенче хатыны Каринэ белән 3 яшьлек Фәрит исемле уллары бар. Каринэның да беренче никахтан улы бар. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 гыйнвар 2021 - 20:49
    Без имени
    Вот это я понимаю имя,