Шәһри Казан

Рафаил Хәкимов: "Тукай премиясе язучы һәм шагыйрьләргә генә бирелергә тиеш"

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бары шагыйрь һәм язучыларга гына бирелергә тиеш. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов шундый фикердә. Бу хакта ул "Татарстан-яңа гасыр" телеканалындагы "Ком сәгате" тапшыруында әйтте.

Реклама

"Башка премияләр дә бик күп. Җитми икән, тагын бер дәүләт премиясен булдырырга мөмкин. Бу бит Тукай премиясе. Аны архитектура яки башка өлкәгә ничек бәйлисең? Ул бик дәрәҗәле премия иде. Миңа да әйткәннәр иде бирәбез дип. Язучылар союзы әгъзасы булсам да, күп китап язсам да, алмыйм дидем. Мин андый дәрәҗәдә түгел. Минем әтигә бирелде (Сибгать Хәким хакында сүз бара - Л.Л.), мин аның медале янына үземнекен ничек куйыйм",- диде Рафаил Хәкимов.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0