Шәһри Казан

Рационнан бөтенләй алып ташларга кирәкле ризыклар исемлеге билгеле булды

Испан диетологлары кеше сәламәтлеге өчен файдалы булмаган, рационнан бөтенләй алып ташларга кирәкле ризыклар исемлеген атаганнар, дип яза La Vanguardia газетасына сылтама белән «РИА Новости».

Реклама

Беренчесе – чистартылган он. Ул кандагы глюкозаны кинәт күтәрә һәм, киресенчә, төшереп җибәрә, киләчәктә шикәр чиренә китерергә мөмкин, дип санала. Икенчесе – колбаса. Өченче урында – майсызландырылган сөт ризыклары. Аларның составында шикәр күп икән. Алар туклыклы түгел, киресенчә, ашыйсы килү теләген генә арттыралар. Нәтиҗәдә, кеше симерә башлый. Шулай ук камыр ризыклары, ярымфабрикатлар, спиртлы эчемлекләр белән дә сак булырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: