Шәһри Казан

Республика көнендә автоспорт тамашасы узачак

30 августта Казанга Kazan City Racing тәкъдим итә торган "Формула-1" командасы кабат әйләнеп кайта.

Бәйрәм уңаеннан алар кунакларга бушлай автоспорт тамашасы уздыра. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе ярдәме белән Казанның Меңъеллык мәйданында үтәчәк.

Реклама

Kazan City Racing күрсәтмә чыгышларын Казанда 2014 елда тәкъдим иткән иде. Аларның шоу программалары зур уңыш казанды - шәһәрнең үзәк урамнары чын мәгънәсендә ярыш трассасына әйләнгән. Тамашаны карарга 50 меңләп кеше җыелган булган. Бу юлы да Формула 1 тамашачыны таң калдырмакчы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: