Шәһри Казан

Республика паркларында бәйрәм үтәчәк

5-6 сентябрьдә республикадагы барлык парклар һәм скверлар аеруча җанланып китәчәк, чөнки нәкъ шушы көннәр быел Татарстанда парклар һәм скверлар көннәре дип игълан ителде.

Фестиваль чаралары турында бүген журналистларга Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

Парк культурасы фестивале республиканың иллеләп парк-скверында үтәчәк. Казанда яшьләр Җиңү паркында "Урам бит" фестиваленә җыелачак. Лядской бакчасында фото буенча мастер-класслар үткәреләчәк, иске фотоларга да биредә бушлай реставрация ясатып була. Меңьеллык паркында ике көн дәвамында "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре һәм катнашучылары сәхнә тотачак. Чаллыда бәйрәм чаралары Комсомольский, Сидоровка һәм Җиңү паркында уза. Түбән Камада халыкны Тукай белән Танеко паркларына дәшәләр. Наталия Фишман әйтүенчә, Әлмәттә Шәмсенур чишмәсе паркының бишенче сентябрьдәге ачылышын шәһәр һәм район халкы бик тә зарыгып көтә. Гомумән, фестивальдән бер район да читтә калмый. Сүз уңаеннан, бу ялларда башкалабызда тагын дүрт парк ачыла: "Химиклар" мәдәният сарае паркы ("Сосновая роща" дип атала), Яшьләр скверы, Харовое күлендәге парк һәм Лядской бакчасы.

Реклама

- Бәйрәмне шушы көннәрдә үткәрергә Рөстәм Миңнеханов карар кылды. Әлеге чаралар парк һәм скверларда тагын ниләр эшләргә кирәклеген дә күрсәтәчәк, - диде Наталия Фишман.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: