Шәһри Казан

Республикада коронавирусны икенче тапкыр эләктерүчеләр юк 

Узган тәүлектә республикада 45 кешедә коронавирус ачыкланган. Өч кеше хастаханәгә озатылган, 42се өйдә дәвалана. 

Узган шимбәдә 21 бала мәктәпкә кертелмәгән. ОРВИ буенча барысы 1044 бала (40 сыйныф) карантинда. Казан мәктәпләреннән тыш, Лениногорск, Югары Ослан һәм Чаллы мәктәпләрендә дә карантинга киткән сыйныфлар бар. 

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чараларның тыелган булуын искә төшереп, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина көзге бал кебек бәйрәмнәрнең фәкать балалар һәм тәрбиячеләр катнашында гына узганын искәртте. Шулай ук югары уку йортларында да зур чаралар тыела, диде ул. 

Тиздән көзге каникуллар башлана, спикер әйтүенчә, бу чорда 719 мәктәп яны һәм 30 шәһәр читендәге лагерьлар ачылырга тора.   

Реклама

Күрше төбәкләрдә, безгә караганда, коронавирус йоктыру очраклары күбрәк, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина моның сәбәбен республикада кертелгән саклану чараларының нәтиҗәле эшләвеннән күрә. Хәзер генә түгел, март һәм апрель айларыннан ук кертеп, диде ул. Ул шулай ук узган атнада вирус йоктыручыларның саны 55 булып, бүген бу саннар 45не күрсәтүне авыру чиген үттек дип тынычланырга ярамаганын да искәртте. 

– ОРВИ сезоны сентябрь ахырыннан башланып октябрь, ноябрь, декабрьдә авыручыларның саны күп була, ә гыйнвар башында – Яңа ел  каникулларында беркадәр кими, гыйнвар уртасыннан исә кабат күтәрелеш чоры була. Бу чир дә шул сценарийга охшаш булыр дип уйлыйм, – диде ул.  

Татарстанда коронавирусны икенче тапкыр йоктырган пациентлар юк. Андый очраклар булса, безнең ведомство авыручы гражданнар реестрында аны игътибарга алырлар иде, диде Марина Патяшина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: