Реклама
"Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Билалаов әйтүенчә, республикада сәүдә әйләнешендәге спиртлы эчемлекләрнең 30 проценты ялган.
Әлеге предприятиенең лаборатория мөдире Ирина Ларионова искәрткәнчә, Татарстандагы бер генә аракы-шәраб заводы да пластик савытларга тутырылган спиртлы эчемлек сатмый. Биш литрлы пластик савытлардагы спиртлы эчемлек Казахстаннан алып керелә. "Ялган спиртлы эчемлекнең бер чәркәсе дә яшь кешене үтерергә җитә", - дип кисәтте Ирина Ларионова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз