Шәһри Казан

Рестораннар кабат төнлә эшләячәк?!

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе төнлә кафе һәм рестораннар эшен яңарту мөмкинлеген өйрәнә.

Хәзер республикада төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы биналары эшен тыю гамәлдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

Реклама

«Рестораторлар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Роспотребнадзор идарәсенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала», — диде спикер.

Элегрәк Казан рестораторлары Рөстәм Миңнехановка төнге сәгатьләрдә эшне дәвам итүдә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар мөрәҗәгатьтә бизнесларына пандемиянең болай да зур зыян китерүен дәлилләгән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: