Реклама
Һәр дүртенче такси машинасы - законны үтәми.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе пассажир ташучыларны массакүләм тикшерүгә нәтиҗә ясады. 10 көн эчендә 6 мең такси тикшерелгән, мең ярымнан артык административ материал төзелгән.
Рөхсәт алулар, Россия машина йөртү таныклыгы, юл кәгазьләре, шулай ук транспорт чараларының техник торышы булуга аерым игътибар бирелде. 5 аек булмаган шофер да ачыкланган.
Фото: http://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз