16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: “Тәтишкам теләсә кайсы авыл кызын үзенең эшчәнлеге белән егып сала!”

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов инстаграм сәхифәсенә сөйгәне белән төшкән фотоны куеп, аның белән горурлануын әйткән.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов инстаграм сәхифәсенә сөйгәне белән төшкән фотоны куеп, аның белән горурлануын әйткән.

“Минем Тәтишкам! Минем терәгем, сердәшчем, бизәгем, мотиваторым! Тәүлегенә 24 сәгать минем белән, төнге өчтә уятып, берәр сорау бирсәм дә, "Матурым" дип эндәшүче, никадәр генә арыган булса да, минем үтенечләремне һәрвакыт үтәүче! Бар яктан да уңган хатын-кыз! Күпләр, аның тышкы кыяфәтен күреп: "Ясалма! Бу берни эшли белмидер үзен караудан башка" дип шактый язды. Ләкин шуны әйтәсем килә, Тәтишкам теләсә кайсы авыл кызын үзенең эшчәнлеге, тыйнаклыгы белән егып сала әле! Кулыннан килмәгән эше юк. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да чиксез матур! Минем Тәтишкам, дип горурланым әйтәм!
Кемнәр аның белән шәхсән таныш, аның турында бер начар сүз әйтә дә, яза да алмас, ә кемнәр яза, димәк әле алар аның белән таныш түгел”, – дип язган ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы ир атын мактар ә җуләре хатынын дигән мәкаль бар татар халкында

    Мөһим

    loading